21:34
"Бер дэ картаясы килми, сиксэнне тутырсам да..."
Шушы коннэрдэ авылыбызнын мохтэрэм кешесе, сэхнэ ветераны Хэббэ апа Имамовага 80 яшь тула. Тумышы белэн Башкорстаннын Балтач районы Тушкыр авылыннан булган Хэббэ апа Тубэн Суык-Су авылына гаилэсе белэн 1978 елда кученеп килэ.Тормыш иптэше Фэнир абый "Коммунизм" колхозында механизатор,Хэббэ апа сыер савучы булып эшлэделэр. 7 бала тэрбиялэп устерделэр.Хэббэ апа гомер буе сэнгатькэ гашыйк кеше.Олы яшьтэ булуына карамастан,район кулэмендэ уткэрелгэн монэжэтлэр кичэсендэ катнашып,мохтэсибэт булэклэренэ лаек булды. Балалары,оныклары очен жылы оекбаш-биялэйлэр бэйлэгэн арада узенен тормыш юлын, балаларга булган кинэшлэрен бэет-шигырь юлларына сала.Шушы коннэрдэ ижат иткэн шигыреннэн озек: Сиксэн яшькэ карап кына. Мина карт Син димэгез. Кешелэргэ минем хакта. Яшь эле, дип сойлэгез. Кунелгэ тынычлык тапмыйм. Кайларга утырсам да. Бер дэ картаясы килми. Сиксэнне тутырсам да.
Просмотров: 377 | Добавил: Абзый | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar